10 августтан Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасы көненә багышланган китап укучыларыбызның кул эшләреннән торган "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Районашларыбыз Фәния Хаҗиева, Гөлшат Әхмәтова, Таңсылу Халикова, Ленура Сафина, Гөлшат Шәрәфетдинова, Фәридә Газыймованың иҗади эшләре белән таныша ала. Биредә чиккән сөлгеләр, мендәр тышлыклары, бәйләгән әйберләр, топиарийлар, түбәтәйләр бар. Гүзәллек иленә сәяхәт итәргә теләсәгез, район үзәк китапханәсенә күргәзмәгә рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев