Чара кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең финалы узды.
Чара кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Аннан соң Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Вәгыйз улы Галиев катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде.
Чараның икенче өлешендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгедә балалар бакчаларыннан сабыйлар, төрле мәктәпләрдән укучылар, авыл җирлекләреннән урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашкан. Барлык катнашучыга да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев