Бөрбаш урта мәктәбендә дә Яңа ел алдының күңелле мәшәкатьләре бик күп булды.
Территорияне бизәү, концертлар оештыру һ.б. һ.б. Биредәге бердәм коллектив һәм уңган-булган укучыларның бәйрәмнәре дә үзләренә генә хас төсмер белән уза. Бәйрәм барышында ел буе яхшы укыганнар Мактау таныклыларын алуга да ирешә. Алар өчен бу киләчәктә тагын да әйбәтрәк уку өчен бер стимул булса, калганнар өчен Яңа елга яңа максатлар куеп керү өчен менә дигән мөмкинлек.
Укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән бал-маскарадта зәвык белән эшләнгән костюмнарны, бик матур һәм оста башкарылган җыр һәм биюләрне күрергә була иде. Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәтеп, әйлән-бәйлән уйнаган укучылар мул гына күчтәнәчләргә дә лаек булдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев