Чапшарда гүзәл затларның күңелләрен күрә беләләр шул (фото)
Мәдәният

Чапшарда гүзәл затларның күңелләрен күрә беләләр шул (фото)

Чапшар авыл клубында, авылыбыз әбиләрен хөрмәтләп «Сезнең күңел якты - йолдыз кебек, сезнең күңел чиста - саф чишмə» исемле кичә үткәрдек.

Әбиләребезне авылыбыз яшьләре матур концерт номерлары белән сөендерде, аннан соң бәйрәм табын артында дәвам итте. Алар рәхәтләнеп серләшеп ял иттеләр, зур рәхмәтләрен укып таралыштылар. Ә кич белән авылыбыз киленнәре бәйрәм киченә җыелып, өйдәге барлык мәшәкатьләрен онытып уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачтылар, дип хәбәр итә Чапшар авылыннан Гүзәлия Вәлиева.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев