Электрон китапханәдә – татар әкиятләре
Мәдәният

Электрон китапханәдә – татар әкиятләре

Хәзер татар халык әкияте - "Шүрәле"не электрон китапханәнең "Россия халыклары әкиятләре һәм риваятьләре" бүлегендә укырга мөмкин.

Ул төрки телләр белгече, татар фольклор әсәрләрен җыючы һәм нәшер итүче маҗар Габор Балинт тарафыннан язып алынган һәм 1875 елда Будапештта басылган булган.

Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, "MyBook" электрон китапханәсе белән берлектә, "Россия сәхифәләре" ("Страницы России") дип исемләнгән проектны тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысаларында, russia.mybook.ru сайтында Россиягә кагылышлы 100 китап урнаштырылган. Электрон рәвешкә китерелгән китапларны төрле нәшриятлар һәм китапханәләр бушлай тәкъдим итә. Китапларны бу сайттан 30 декабрьгә кадәр укып булачак.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев