Гөрләтеп әрәпә җыйдылар Балтач урамнарында!
Мәдәният

Гөрләтеп әрәпә җыйдылар Балтач урамнарында!

Алар өләшкән бәйрәм рухы бүгенге Сабантуена кадәр саклангандыр!

Сәнгатьнең түрендә булганнарга урамда җырлап-биеп әрәпә җыю берни түгел! Районның сәнгать мәктәбе ел да гаять тә күңелле итеп сабан туена бүләк җыюда катнаша. Рәхәтләнеп гармунда уйнаучысы да, ялт итеп биючесе дә бар. Алар өләшкән бәйрәм рухы бүгенге Сабантуена кадәр саклангандыр! Мәйдандагы колгаларда алар җыйган сөлгеләр дә җилфердидер әле!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев