Гүзәл затларга
Мәдәният

Гүзәл затларга

Гөлкәйләрем назга сусагандай Үреләләр кояш нурына. Күңелкәем аша чыккан хисләр Кушыла тамчылар җырына. Яраннарым бүген чәчәк аткан, Котлап җирнең нәфис затларын. Яз кояшы нур-чыбыркы селтәп Куа кебек кышның атларын. Кар-бураннар, язны санламыйча, Тирә-юньне ак назга төрә. Гашыйк җаннар, бәйрәм белән котлап, Сөйгәненә йөрәген бирә. Фото: boobooka

Гөлкәйләрем назга сусагандай
Үреләләр кояш нурына.
Күңелкәем аша чыккан хисләр
Кушыла тамчылар җырына.

Яраннарым бүген чәчәк аткан,
Котлап җирнең нәфис затларын.
Яз кояшы нур-чыбыркы селтәп
Куа кебек кышның атларын.

Кар-бураннар, язны санламыйча,
Тирә-юньне ак назга төрә.
Гашыйк җаннар, бәйрәм белән котлап,
Сөйгәненә йөрәген бирә.

Фото: boobooka

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев