Кунаклар мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән җылы концерт карадылар
Узып киткән әниләр көне, Волонтерлар көне һәм Ватан Геройлары көне уңаеннан, Яңгул авыл мәдәният йортында «Җиргә гүзәллек, илгә батырлык бирүче сез - әниләр» дип исемләнгән тематик бәйрәм кичәсе узды.
Әлеге чарага махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган солдатларның, шулай ук, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы солдат әниләре, сугышчан хәрби операция ветераннары хатыннары, әниләре чакырылды.
Шулай ук әлеге егетләргә ярдәм итүче волонтер авыл халкы да катнашты. Кунаклар мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән җылы концерт карадылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев