Илсөя Бәдретдинова белән көтелмәгән хәл булган
Мәдәният

Илсөя Бәдретдинова белән көтелмәгән хәл булган

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдән кайтканда, аның белән көтелмәгән хәл булган.

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова Мәскәүгә барып кайтты. Ул анда Москвариумга, анатомик күргәзмәгә барган. Кире Казанга кайтканда, җырчы белән көтелмәгән хәл булган.

“Самолет Казанга минсез кайтып китте. Соңга калдым. Бу инде традиция. Хәзер төне буе көнбагыш ашап поезд белән кайтам. Ике урынны да алдым, бер үзем. Бөкеләрне чамаламыйча Мәскәү буйлап күбрәк шулай йөрсәң, утырып каласың”, - ди Илсөя Бәдретдинова.

Җырчы исән-сау кайтып җиткән үзе. Инстаграмда хәбәргә чыкты: “Кайттым мин. Исәнмесез”, - дип язган Илсөя.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: ilsiiabadretdinova

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Илсөя Бәдритдинова татар эстрадасы

Нет комментариев