Көек авылында музей булмаса да, биредә китапханәнең бер өлешендә тарихи почмак булдырылып, авылның үткәне, аның күркәм кешеләре, ни белән шөгыльләнгәнлекләре турында бик бай мәгълүмат тупланган. Биредә балалар һәм яшүсмерләр еш кунак була. Күптән түгел китапханәдә "Без тарихта эзлебез!" дип исемләнгән чара үтте. Яшь буын авыл тарихын барлап, китаплар күргәзмәсе һәм музей почмак белән танышты.
Нет комментариев