Китап-журналлар сәяхәткә чыга
Мәдәният

Китап-журналлар сәяхәткә чыга

Балтач үзәк китапханәсе, райондашларыбызны "Китапханәдә буккроссинг" акциясендә катнашырга чакыра. Буккроссинг - укылган китап, журналларны башкаларга тәкъдим итү, иреккә җибәрү дигән сүз.

Әгәр дә өегездә укылган тик ята торган китаплар яки журналлар булса, китапханәгә алып килегез. Алар өчен бездә "Теләсәң ал, булдыралсаң башкага бир" исемле күргәзмә эшли. Бу күргәзмәдән китап, журналларны яздырмыйча алырга, укыгач дусларга тапшырырга мөмкин. Шулай итеп, китап-журналлар сәяхәткә чыга. Без зур өметләр белән киштәләрнең тулып торуын көтәбез, дип хәбәр итә Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.
Фото: paralel-media

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев