6 март көнне Курамьял авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район хәрби комиссариаты бүлегеннән, авыл җирлеге башлыгы, җәмгыть җитәкчесе, кайткан кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Чарада катнашканнар авылбызда һәйкәл ачылуга зур горурлык хисләрен җиткерделәр, дип хәбәр иттеләр Курамьял авылыннан.
Людмила Хафизова фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев