11 нче июнь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр өчен 12 нче июнь - Россия көне уңаеннан "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!" - әңгәмә оештырылды.
Яшьләр рус язучыларының яшьләр өчен язылган китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Рус телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуйның 80 еллыгы уңаеннан Республика яшьләр китапханәсе тарафыннан үткәрелгән "Я полон стихами, я радуюсь жизни" конкурсында актив катнашканы өчен студент Наил Шәрифуллин Грамота белән бүләкләнде.

Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев