2 июль көнне Шода авыл клубында Хәйдәр Әхмәтшин һәм Фәнирә Хак - Шәйхи иҗатларына багышланган "Туган халкым, туган төбәгем, сезгә минем изге теләгем" дип исемләнгән кичә узды.
Хәйдәр Әхмәтшин һәм Фәнирә Хак-Шәйхи Шодада туып-үсеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер кичерәләр. Клуб мөдире Флера Хәбибуллинадан чакыру алу белән алар чарага бик шатланып, куанып кайтты. Шулай ук әлеге очрашуга Казанда яшәүче Шода авылы егете, җырчы Фаят Хәбибуллин, моңлы җырлары белән күпләребезгә яхшы таныш Диләрә Ваһитова, якташларыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевлар да кайткан иде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев