«Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамында яшәүчеләрнең җыр-моңга осталыкларын янәдән тикшерделәр.
Бу юлы исә 1нче һәм 7нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр 10нчы йорттагыларга каршы «Караоке-бәйге»дә көч сынашты. Шулай ук клубта әлеге уенны яратып өлгергән кунаклар да җыелган иде. Бәйрәм алдыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңелен күтәреп, җырларны да тизрәк танып белергә этәргеч булды. Алардан тыш табышмаклар да чишелде, тизәйткечләр дә әйтелде. Нәтиҗәдә баллар буенча санап, 1нче һәм 7нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр җиңүче булып танылдылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылып, җиңүчеләр супер-финалга чакыру алдылар. «Караоке-бәйге» җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачып, чыршы янәшәсендә Яңа ел рухында тәмамланды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев