Соклангыч! Кечкенә генә Көшкәтбашка ике Сабан туе (+фото)
Мәдәният

Соклангыч! Кечкенә генә Көшкәтбашка ике Сабан туе (+фото)

Көшкәтбашта балалар Сабан туе узды.

Кечкенә, әмма эче төш кенә диюләре хак. Көшкәтбаш авылы кечкенә авыллардан санала. Әмма биредә халыкның бердәмлеге, тырышлыгы, тормышны яратуы кечкенә димәс идем. Башкаларны көнләштерелек гамәлләр белән яши шалканлылар. Зурлап авыл көне уздырганнар иде инде. Шушы көннәрдә балалар өчен махсус кабат Сабан туе үткәрделәр.

"Мәктәп мәйданчыгында шаулап- гөрләп балалар Сабан туе узды. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә килгән, бәйрәмне оештыручы авылдашларыбызга зур рәхмәт!" дип яза даими хәбәрчебез Лилия Гарифуллина. 
Фотолар Назлыгөл Нәкыйповадан 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев