Яңгулда Рузилә Габдрахманова юбилейга авылдашларын җыйган (+фото)
Мәдәният

Яңгулда Рузилә Габдрахманова юбилейга авылдашларын җыйган (+фото)

Яңгул мәдәният йортында авылның моңлы җырчысы, оста гармунчы Рузилә Габдрахманованың 60 яшьлек юбилей кичәсен уздырганнар.

Кичәдә юбилярның балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары, хезмәттәшләре катнашкан. Рузилә ханымның хезмәтен югары бәяләп, мәдәният бүлеге, авыл җирлеге, "Яңа тормыш" җәмгыяте бүләкләр белән сөендергән. Фойеда юбилярның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырганнар.
- Күңелләргә үтеп керерлек эчкерсез, матур кичә булды. Соңыннан тамашачы олы хөрмәткә лаек Рузилә ханымны аягүрә басып алкышлады, - дип хәбәр итәләр мәдәният йортыннан.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев