2022 елдан чит тел буенча БДИ мәҗбүригә әйләнәчәк
Мәгариф

2022 елдан чит тел буенча БДИ мәҗбүригә әйләнәчәк

Чит тел буенча Бердәм дәүләт имтиханы 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк. Хәзерге вакытта чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программалары әзерләнә, дип хәбәр иткән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

"Әлбәттә, моңа кадәр мәктәптә чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программасы булдырылачак - хәзер педагоглар җәмәгатьчелеге мәктәптә филологик белем бирү концепциясен булдыру өстендә эшли", - дигән ул.
Ливанов билгеләп узганча, "ел эчендә, бәлки киләсе елның яртысына кадәр, бу концепция әзерләнеп, бастырылып чыгарылачак һәм үз көченә керәчәк".
Министр фикеренчә, шул рәвешле, чит ил телләрен укытуга укытучыларга ярдәм һәм яңа уку-укыту материаллары үсеше өчен методик ресурс барлыкка килергә тиеш, дип яза "Идел таңнары" басмасы.
Фото: http://www.rg.ru/2015/06/11/ege-site.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев