Дәүләт думасы депутаты Елена Строкова коронавирус аркасында каникулга киткән укучыларның ата-аналарына ял бирү тәкъдиме белән чыкты.
Бу хакта RT басмасы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта тәкъдим белән хат Татьяна Голиковага җибәрелгән инде. Ял түләүле булыр дип планлаштырыла, тик аны әти-әнисенең берсенә генә бирәчәкләр.
Строкова фикеренчә, бу карар балаларга ике атналык каникулларны имин үтәргә ярдәм итәчәк. Бу, шулай ук, баланы кем белән калдырырга дип баш ваткан ата-аналарга да яхшы ярдәм булачак.
Әлеге вакытта Татьяна Голикова бу тәкъдимгә карата үз фикерен белдермәде, дип яза Кызыл таң.
Автор: Ример Насретдинов
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев