Күптән түгел Казан шәһәрендә булып узган конкурста Балтач гимназиясенең 4И сыйныфы укучылары икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Конкурста Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән бик зур әзерлек белән килгән, махсус белемле режиссерлар әзерләгән театр коллективлары булуга карамастан, укучылар инглиз телендә спектакль белән уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Миләүшә Гариповна һәм класс җитәкчесе Алсу Камиловна коллективны зур сәхнәгә чыгарлык дәрәҗәдә әзерләделәр. Рәхмәт аларга!
Нет комментариев