Балтач кызчыклары "Мини-Мисс Татарстан-2022" бәйгесендә катнашты (+фото)
Мәгариф

Балтач кызчыклары "Мини-Мисс Татарстан-2022" бәйгесендә катнашты (+фото)

24 апрель көнне Казан шәһәрендә ХХ Республикакүләм "Мини-Мисс Татарстан-2022" бәйгесенең сайлап алу этабы - кастинг узды.

Төрле шәһәр, район, авыллардан берсеннән-берсе оста балалар жыелган иде. Шулар арасында Балтачыбызның да матур, сөйкемле, акыллы, оста кызлары да үзләрен сынап карадылар һәм финал этабына үттеләр. Менә алар: 
Карадуган балалар бакчасыннан Гарифуллина Сәфинә Фәнил кызы, Хисамова Дилә Ирек кызы, Балтач гимназиясенең 1нче класс укучылары Сибәгатуллина Дилә Наил кызы, Кәримова Чулпан Нияз кызы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Мини-Мисс Татарстан-2022"

Нет комментариев