Балтач мәктәбе кызлары кафеда эшли башлаган?
Мәгариф

Балтач мәктәбе кызлары кафеда эшли башлаган?

Балтач мәктәбенең 7 сыйныф кызлары "Каенлык" кафесында мастер-класста катнашты.

Кафе хуҗасы Альбина Фәсхиева җитәкчелегендәге пешекчеләр 7 а һәм б сыйныфы кызлары өчен мастер-класс күрсәтте. Кызлар остазлар белән табын бизәргә дә өйрәнде, токмач та кисте, кабартма да ясап пешерде. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, биеп күңел ачтылар.

Файдалы, шул ук вакытта күңелле дә булган бу очрашудан ике як та бик канәгать калды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мастер-класс

Нет комментариев