Балтач урта мәктәбенә Швецариядән академикның туганнары кайтты
Шушы көннәрдә академик Габделфәрт Вәлиевның туган көне булып узды. Шул уңайдан мәрхүмнең тормыш иптәше Әнисә, улы Рахман һәм оныгы Балтач урта мәктәбендә кунакта булып китте. Мәктәп музеенда академик истәлегенә ике стенд эшләнде, биредә аның шәхси әйберләре, истәлекләр, фотосурәтләр урын алган.
Мәрхүмнең якыннары мәктәп коллективы белән очрашып, истәлекләрне барлады. Очрашуда шулай ук академик истәлегенә багышланган стендны эшләүгә үзеннән зур өлеш керткән рәссам Таһир Ильясов та катнашты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев