Республикада беренче булып Балтач урта мәктәбенең башлангычлар ягында форпостчылар отряды эшли башлады.
3-4 сыйныфта белем алучы, мәктәп тормышында актив булган һәм спортны үз иткән Әмир Бариев, Тимур Хаялеев, Артем Федоров, Әсхәт Усманов, Әмир Шәмсетдинов, Алмаз Габдуллин хәзер мәктәптәге тәртип өчен аеруча җаваплы булачак.
Яшь форпостчылар белем көнендә тәүге чирканчык та алды. Бәйрәм барышында алар башлангычларның тәртибе, үз-үзләрен тотышларын күзәтте, тәртип урнаштырды. Шулай ук укучыларны бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кулыннан таныклык та алдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев