Балтач укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада җиңүчеләре сафында (+фото)
Мәгариф

Балтач укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада җиңүчеләре сафында (+фото)

20нче апрельдә  Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә тантаналы чарада татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Олимпиада 17-20 нче апрель көннәрендә узды, анда 4 чит ил, 27 Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 500 укучы катнашты. Призерлар исемлегендә районыбыз укучылары да бар.

Карадуган гимназиясенеӊ 9нчы сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә, Түнтәр мәктәбенеӊ 11нче сыйныфы укучысы Әхмәдиева Гөлназ, Норма мәктәбенеӊ 9нчы сыйныфы укучылары Шәйхетдинова Алисә, Гатауллина Лина, 10нчы сыйныфы укучысы Шиһабетдинова Гөлшан  призерлар булдылар.

Кызлар Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев