Бердәм дәүләт имтиханнары 12 фәннән үткәрелде
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнары 12 фәннән үткәрелде

2018 елның Бердәм дәүләт имтиханы уртача балларын республика нәтиҗәсе белән чагыштыру

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 12 фәннән үткәрелде: рус теле, математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр һәм информатика. Математика – база һәм профиль, чит телләр – язмаа һәм телдән, һәрберсе аерым көннәрдә үткәрелде.

Районда 11 сыйныфны 190 укучы тәмамлады. 188 укучы – Бердәм дәүләт имтиханнары, 2 укучы – дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды. Шулай итеп, Бердәм дәүләт имтиханын рус теленнән – 188 , математика база өлешеннән –188 , математика профиль өлешеннән – 106 , географиядән – 6, җәмгыять белеменнән – 56, биологиядән – 54, физикадан – 47, химиядән – 38, тарихтан – 17, информатикадан – 8, рус әдәбиятыннан – 3, инглиз теленнән – 12 укучы тапшырды, барлыгы 723 укучы имтихан тапшырды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


имтиханнар

Нет комментариев