Салавыч Сәрдегәненең башлангыч мәктәбендә үткән бәйрәмнең ни дәрәҗәдә җанлы барганын бары тик бу бәйрәмнең шаһитләре булучылар гына белә.
Искиткеч күңелле дә, матур да, мәгьнәле дә иде бәйрәм. Балаларыбыз таза-сау, сау-сәламәт, матур, акыллы, тырыш, сәләтле икән безнең. Аларның җыр-биюгә осталыкларын күреп таң каласың. Өсләренә кигән киемнәрен күргәч кенә дә, Аллаһыга шөкер бик бай тормышларда, рәхәт яшибез икән дип утырдым. Балаларны тәрбияләүче әти-әниләребезгә дә Ходай сабырлыкларын биреп, сәламәт яшәсеннәр иде диясе килә. Шушы балаларның булганлыкларын әти-әнигә, әбиләребезгә җиткерә алган мәктәптәге төп өч белем бирүче укытучыларга Аллаһ Тәгалә сәламәтлек, тигез тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп әйләсә иде. Амин! Мондый күңел кылларын тибрәтүче бәйрәмнәр соңгысы булмасын.
Ләлә Хамматова
Автор фотолары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев