Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова КФУга керү өчен документлар тапшырган
Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә хәбәр иткәнчә, Лина Мөхәммәтҗанова Казанның 122нче гимназиясендә укыган, шуннан соң Санкт-Петербургның 162нче белем бирү үзәгенә күчкән, аны экстерн булып тәмамлаган. Кыз документларын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына «лингвистика» юнәлешенә тапшырган.
Фото: pixabay.com/ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев