Салкын кыш җитү белән Кариле балалар бакчасында туган ягыбызда кышлаучы кошларны кайгырта башлыйлар. Кошларга җимлек ясау, җимлекләргә ашау салу – күркәм традициягә әйләнеп китте.
Зурлар төркеме балалары “Кышлаучы кошлар” проекты кысаларында, әти - әниләре белән берлектә, җимлек ясап килделәр. Әйтергә кирәк, әти-әниләрнең дә, балаларның да бу яктан фантазияләре чиксез бай икәнлеге күренде – арада нинди генә эшләр юк иде.
Кошларны куандырып, без аларны бакчаның төрле урыннарына элеп тә куйдык. “Кошларга ярдәм ит” темасына әңгәмә дә корып җибәрдек.
Балаларыбыз табигатьтәге һәрбер үзгәрешне зур кызыксыну белән күзәтеп баралар. Саф һавага чыккач та, кошлар турында онытмыйча, җимлекләргә җим салалар, җимлеккә килгән кошларны күзәтәләр. Кышның сихри матурлыгы җем-җем иткән карларда, кышлаучы кошларда. Шуңа да, кырыс салкын көннәрдә, кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә кирәклеген балаларыбыз гына түгел, бөтенебез дә аңласак иде.
Кариле балалар бакчасы
Эльмира Хөсәенова,
Гөлүсә Фәйзрахманова,
Зәлия Якупова.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев