Мәктәпләрдә көзге каникуллар кайчан башлана?
Мәгариф

Мәктәпләрдә көзге каникуллар кайчан башлана?

Беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 7-13 февральдә була.

Көзге каникул башланырга бер ай чамасы вакыт калып бара. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мәктәптә көзге каникул 1 ноябрьдә башлана һәм 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Икенче чирек 8 ноябрьдә башлана.

Кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Язгы каникул 28 март — 5 апрель көннәрендә була.

Беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 7-13 февральдә була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: ИТ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


каникуллар

Нет комментариев