Әниләрне чәчәкләргә күмделәр. Кемнәр? (+фоторепортаж)
Мәгариф

Әниләрне чәчәкләргә күмделәр. Кемнәр? (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбенең 7 а сыйныф укучылары әниләре хөрмәтенә бик матур бәйрәм үткәрделәр

Бәйрәм бик эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Балалар бәйрәм кичәсен матур шигырь юллары белән башлап җибәрделәр, күңелгә үтеп керерлек җырлар белән дәвам иттеләр. Әниләр арасында күңелле уеннар оештырып, аларның осталыкларын сынадылар. Балалар үзләренең кечкенә вакыттагы карточкалары аша әниләрнең балаларын танып белүләрен белеп үттеләр. Кунакка килгән тамашачылар арасында да матур җырлар аша бәйрәм белән тәбрикләүчеләр булды. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә чәчкәләр бүләк иттеләр.

Бу бәйрәмне оештырган өчен сыйныф җитәкчебез Нурия Котдусовнага, балаларга, әти-әниләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тәнзилә Габдрахмманова

Автор фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Әниләр бәйрәме

Нет комментариев