Норма мәдәният йортында “Хезмәтегез мактауга лаек!” дип исемләнгән тантаналы кичә булды.
Бүген тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәме, тиздән укытучылар көне дә җитә. Шул уңайдан Радик Хәмидуллин белән Илгиз Әхмәдуллин Норма җирлегендәге тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен бәйрәм тантанасы әзерләде.

Норма мәдәният йортында узучы “Хезмәтегез мактауга лаек!” дип исемләнгән кичә тәрбиячеләрне, мөгаллимнәрне тәбрикләү мизгелләре белән башланып китте. Юбиляр тәрбиячеләргә, укытучыларга букетлар, һәр килгән укытучы-тәрбиячеләргә чәчәкләр бирелде. Бәйрәм чарасы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективының “Нәзер” спектакле белән дәвам итте.

Фото: баш мөхәррир
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев