Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде
Үткән ел республикада илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде. "Весна-2» (120 урынга), «Салават күпере» (260 урынга) һәм «Яңа Горки» торак комплексларында (330 урынга) төзелеш эшләренә барлыгы 825 миллион сумнан артык финанслар җәлеп ителгән.
Казанның «Арт сити» торак комплексында исә 1 501 укучыга исәпләнгән, бассейнлы мәктәп пәйда булды. Аның төзелеше 1,4 миллиард сумга төшкән.
Болардан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелде. Финанслау күләме — 360 миллион сумнан артык.
Татарстанда илкүләм проект кысаларында 2021 елда 49 парк һәм сквер, шулай ук кече шәһәрләр бәйгесендә җиңгән 8 объект төзекләндерелде. Быел республикада 67 парк, сквер һәм төзек яр буйлары пәйда булачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев