Шагыйрьнең балаларга дип атап язган бөтен шигырьләре дә туган җирен, ата-аналарын яратырга өйрәтә
Татар шагыйре, язучы һәм тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 120 ел уңаеннан, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен Шеңшеңәр балалар китапханәсендә «Канатланыр сабый чагым» дип аталган әдәби иртә үткәрелде.
Шагыйрьнең балаларга дип атап язган бөтен шигырьләре дә үз туган җирен, ата-аналарын яратырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.
Язучының иҗаты аша балаларга, «нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман», әдәп-әхлак төшенчәләре турында сөйләнелде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев