Василий Никитин авыл өчен җан атып яшәүчеләрдән. Телне саклап калу юнәлешендә дә күләмле хезмәт башкара.
Ветеран укытучы 2016 елда очраклы рәвештә «Удмурт теле көн саен» төркеме белән таныша, ә берничә елдан әлеге төркемне оештыручы Украинада яшәүче Полина Григорьева тәкъдиме белән җитәкче итеп билгеләнә. Әлеге төркем эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? Василий Петрович көн саен табигать турында язмалар, русча шигырьләр һәм аларның удмуртчага тәрҗемәсе, кыска әкиятләр урнаштыра. Бүгенге көндә 9 меңгә якын язылучысы булган төркем удмурт теле укытучылары өчен әзер ярдәмлек дияргә кирәк.
– Ел дәвамында бер көн дә калмый башкарыла торган әлеге хезмәт ялыктырмыймы? – дип кызыксынам.
– Әгәр бер генә көнгә генә булса да эш туктатылса, укучыларымны ач калдырган кебек хис итәм, – ди Василий Никитин.
Әнә шундый тырыш, максатчан, үз авылының патриоты булган, милләт җанлы кешеләр булганда авыллар бетми әле.
Нет комментариев