Хыяллары Мәскәүгә бару. Кемнәрнең? (фото)
Мәгариф

Хыяллары Мәскәүгә бару. Кемнәрнең? (фото)

Куныр урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары әти-әниләр көче белән Казан шәһәренә экскурсиягә барып кайткан.

Әйтергә кирәк, 7 сыйныф укучылары укуда да, спортта да бик актив. Сәнгать өлкәсендә дә бик булган егет-кызлар. Даими рәвештә конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Шуларны истә тотып, әти-әниләр балаларны Казанга экскурсиягә алып барган. Укучылар Корстанда, кинотеатрда, Кол Шәриф мәчетендә, милли китапханәдә, океанариум, ФАН-24 тә булган.

“Балаларга экскурсия бик ошады. Хыяллары Мәскәүгә бару”, дип шалтыратты сыйныф җитәкчеләре Рамил Нәҗипов.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев