Юбилеегыз белән, Марзия апа!
Яңгул авылында гомер кичерүче, йөзләрчә кешеләргә хәреф танырга, тормыш дәресен биргән Марзия апа Кадыйрова 90 яшьлек юбилеен каршылый. Динебезгә йөз белән борылган чорда авыл хатын-кызларына беренче абыстай булып, иманга чакырды. Яңгулның ак әбисе бүген кызы, мәгариф ветераны Рәмзия Гарипова гаиләсендә гомер кичерә. Исән-имин, сәламәт булыгыз!
Нет комментариев