Куныр җирле үзидарәсе җитәкчесе Зиннур Әсхәдуллин шушы җирлектән килеп Балтачта яшәүче тыл ветераннарына Җиңүнеӊ 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырып китте.
Гомере буе авыл мәктәбендә балалар укыткан Рәйсә Нәкыйпова, колхозда эшләгән Зөлхәбирә Вахитованыӊ балаларында булып ветераннарныӊ икесенә дә куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәт белдерде, сәламәтлек теләде һәм "Якты юл" хуҗалыгы идарәсе әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырды.
Фото: http://vostv.ru/novosti/voskresenk/item/3266
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев