Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

«Ботаклы агач җиргә егылмас»

Зөлхәбирә Нәбиеваны 95 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, «Якты юл» җәмгыяте рәисе Зиннур Әсхадуллин килгән иде.

«Ботаклы агач җиргә егылмас»

Юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләге тапшырылды.

Зөлхәбирә Гыйльман кызы Нәбиева Түбән Субаш авылында туа. Әтисе дини яктан да, дөньяви яктан да бик белемле, зыялы була. Гарәп, латин, рус хәрефләрен таный, яза белә. Авылда мулла вазифасын башкарып, хөрмәтле аксакал булып яши. Кызына да исемне Ташкичү мулласының кызының исеме Зөлхәбирә дип шундый исем куштыра.

Зөлхәбирә әти-әнисенең уң кулы,  өч энесе һәм бер сеңлесенә яраткан апа булып үсә. Ләкин авыр сугыш еллары гына бәхетле тормышларын челпәрәмә китерә. Әтиләрен олы яшьтә булса да, сугышка алалар. Аңарчы инде ул беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан була. Әниләре биш бала белән кала.

Башка яшьтәшләре кебек үк Зөлхәбирә әбигә дә тормышның бар авырлыгын яшүсмер чактан ук татырга туры килә. Олы апалар белән урман кисүләр дә, Шәмәрдәннән җәяүләп язын су ерып симәнә ташулар да, үгез җигеп кырда эшләүләр дә, башта трактор ярдәмчесе, аннан тракторда эшләүләр дә балачактан чыгып җитмәгән кыз җилкәсенә төшә. Йөрәгенә уелган ул чактагы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны ул әле дә сыкранмыйча искә алмый.

Булачак тормыш иптәше Галимулла белән дә ул урман кисү эшендә таныша. 1950 елның апрель аенда Куныр авылына килен булып төшә. Субашта тракторда эшләгәнен белеп алгач, аны монда да тракторчылар бригадиры итеп куярга телиләр. Ләкин өйдәгеләр дә, ул үзе дә каршы килә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда гади эшче булып эшли.

Тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Өч балалары тугач, буш җирдә йорт җиткереп, башка чыгалар. Галимулла ага бик зиһенле, эшкә оста, бер дигән балта остасы, оста оештыручы була. Авылдашларына киңәшләре белән дә, хезмәте белән дә күп файда китерә. Гомере генә кыска була, 67 яшендә каты авырудан вафат була. Зөлхәбирә апага таяныч булып балалары кала. Аның гел кабатлаган сүзе – ботаклы агач җиргә егылмас. Чыннан да, зур нәсел агачының ботаклары – балалары һәрвакыт янында. Шатлыгы да, кайгысы да уртак. Төрле җирләрдә яшәсәләр дә, төп йортка эзне суытмыйлар. Тормышта барысы да үз урыннарын табып, әниләрен куандырып яшиләр. Хәзер инде 15 онык җитеп, оныкчыклар үсеп килә. Ә алар Зөлхәбирә әбинең – 22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар