Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Язмыш сынавына буйсынып

Арбор авылында яшәүче олуг хөрмәткә лаек Гыйльнадия Сабир кызы Сабирова 2 октябрь көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Документта Гыйльнадия дип язылса да, авылдашлары Гөлнадия яки Миңнегөл дип дәшәләр аңа.

Кечкенә генә авыл йорты. Биредә Гөлнадия әбинең гомере үткән. Җыйнак кына өйдә әбинең якын кешеләре турында хатирә булып саклана торган истәлекләре тупланган. Гомер юлын авыр хезмәт белән алып барса да, бүгенге көненнән  канәгать әбекәй.

– Без гаиләдә алты бертуган идек – Мөнир, Фәрит, Әминә, Васил, Рәйсә һәм мин. Туганнарым барысы да мәрхүм булдылар инде. Үзем гомер буе колхозда эшләдем, 7 классны тәмамлагач та вербовать итеп урман кисәргә җибәрделәр. Урман кисеп чыкканда ярты ипи бирәләр иде. Бик әйбәт эшләдек. Тик иптәшләрем генә барысы да мәрхүмнәр инде, үзем генә калдым. Аннан соң тракторчы ярдәмчесе булдым, плугорист идем. Тракторны алыш-тилеш йөрттек, ул эшне яратып эшләдем. Тик бергә эшләгән тракторчы мине бик каты кыйнады. Башыма хәтта лом белән дә сукты. Шуннан соң Чепья хастаханәсендә эшли торган табиб Николай Константинович мине үлем тырнагыннан алып калды. Пленга төшеп, безнең җирлектә калган табиб иде ул. Тормышка да шул яраларым сәбәпле чыкмадым, – дип авыр истәлекләре белән бүлеште юбиляр.

– Гөлнадия белән мин килен булып төшкәннән күрше булып яшәдек. Бик гадел, туганчыл кеше ул. Элек авылда гыйлемлерәк кешеләрне мулла итеп куялар иде. Гөлнадиянең дә әтисе мулла, әнисе абыстай иде. Бик белемле кешеләр иде алар. Күршем үзе дә бүгенге көндә белгән догаларын укып, шөкер итеп яши. Әле күптән түгел бик каты авырып алды. Апасының Казандагы улы Айрат кайтып бик карады, тәрбияләде үзен. Картаймыш көнендә кайгыртыр кешесе бар, Аллаһыга шөкер, – дип сөйләде юбилярның күршесе Рәфисия апа Шакирова.

– Әти-әниемне тәрбияләп соңгы юлга озата алуыма бик сөенәм. Үзем дә инде 90 яшемне тутырдым. Алай да үземә ашарга пешерә, мичемә яга алам әле, – дип сөенә Гөлнадия әби.

Яралы язмыш корбаны ул юбиляр. Шуның өстенә ялгыз тормыш алып барулар да бер дә җиңел булмагандыр Гөлнадия әбигә, алай да зарланырга яратмый ул. Бүгенге көннәрне күрә алуына сөенә.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» җәмгыяте бригадиры Марат Таҗиев, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Фәния Йосыпова гомер бәйрәме белән ихластан котлап, Россия  Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Без дә Гөлнадия әбине ихластан гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлектә, имин көннәргә сөенеп яшәргә язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар