Бүген район Советының зур утырышлар залында Балтач муниципаль районы Советының "Балтач муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында"гы карар проекты буенча гавәми тыңлаулар үткәрелде.
Аны райн башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов алып барды. Тыңлауларга бюджет оешмалары вәкилләре, гади гражданнар чакырылган иде. Район бюджеты проекты турында мәгълүмат белән финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады. Тыңлауларда катнашучылардан район бюджетының чыгым һәм табыш өлеше буенча берничә сорау керде. Районның төп финанс документын кабул итүгә соңгы ноктаны депутатлар куячак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев