Рәсми хәбәрләр

Балтачта – күчмә утырыш

Район Советының кече утырышлар залында монополиягә каршы көрәш Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гречко Олег Игоревич җитәкчелегендәге эшче төркем утырыш үткәрде.

Анда авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр катнашты. Казаннан килгән белгечләр «Контракт системасы турында»гы һәм «Конкурентлыкны яклау турында»гы Федераль Законнар, алардагы үзгәрешләр турында аңлатты, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Эшмәкәрләр күтәргән проблемаларны өйрәнеп, җавап бирергә, ярдәм итәргә ышандырды.
Фото: http://www.patika.ru/fas.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев