Бүген "Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тантаналы төстә иганәчеләр әзерләгән уку сумкалары һәм әсбаплары тапшырдылар.
Әлеге игелекле чарада республиканың Юстиция министры Лариса Глухова да катнашты. Беренче сыйныфка баручы 5 балага хәтта министрның кулын кысып бүләк алу бәхете елмайды.
Балаларны шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов һәм оешма-предприятие җитәкчеләре дә уку сумкалары һәм әсбаплары белән куандырды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев