Болгар исемлеккә кертелгән 1002 нче объект булды
Болгар тарихи-архиологик комплексы исемлеккә кертелгән 1002 нче объект булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетына Алжир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппины, Финляндия, Хорватия һәм Ямайка кебек 21 ил керә.
Утырышта Россиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәния һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.
Делегация составында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, "Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшерен институты" директоры Павел Юдин, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар иде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»).
Фото: http://samtatnews.ru/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев