Бүген, 19нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән Балтач районына килде.
Аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды. Мөхтәрәм кунак эш визитын Балтач сөт-май комбинатында булып, производство эшчәнлеге белән танышудан башлады, хезмәткәрләрнең кәефләре белән кызыксынды. Киләчәккә булган планнар, продукция төрлелеге, аны сату, чит илдән керә торган авыл хуҗалыгы продуктларын үзебезнекенә алыштыру мөмкинлекләрен булдыру хакында белеште.
Премьер-министр эш барышыннан канәгать булуын билгеләп үтте һәм комбинат хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев