Премьер министр Илдар Халиков район үзәк хастаханәсендә дә булды.
Элеккеге елларда үткән капиталь ремонттан соңгы тудырылган уңайлыклар белән танышты. Хастаханәнең беренче катыннан өченче катына кадәр лифтта йөреп, "Уңайлы мохит" программасы кысаларында башкарылган барлык чаралардан да канәгать калуын белдерде. Ашыгыч ярдәм, поликлиника һәм станционар дәвалану бүлекләрендә булып, халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү белән танышты. Баш табиб Газинур Дәүлиев белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар хакында сөйләште.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев