Президент теракт оештырылу турындагы ялган хәбәрләр таратуны туктатырга кушты
Рәсми хәбәрләр

Президент теракт оештырылу турындагы ялган хәбәрләр таратуны туктатырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына социаль челтәрләр аша ялган хәбәрләр таралуны туктату буенча тиешле чаралар кулланырга кушты.

Бу хакта Президентның матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин җиткерде. "Социаль челтәрләрдә халыкны теракт һәм диверсия белән куркыту - коткы салу гына! Кемдер җәмгыятьтә киеренкелек булдырырга һәм халыкны куркуга калдырырга тели", - диелә хәбәрдә.
Андрей Кузьмин җиткерүенчә, республиканың хокук сагындагылар әлеге мәгълүматның каян килеп чыгуын да тикшерә. Халык тынычлансын һәм әлеге хәбәрне алга таба таратмасын иде, ди ул.
Чыганак: http://intertat.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев