Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең резерв урын әзерләнүен әйтте.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуга да карамастан, медицина учреждениеләре агымдагы эшчәнлеген сакларга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять киеренке булса да, контрольдә тотарлык. Планлы эшчәнлекне саклап, хастаханәләрдә пациентларны тиешле сандагы урыннар белән тәэмин итәргә кирәк», - дигән йөкләмә бирде ТР Президенты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең резерв урын әзерләнүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. «Дарулар җитәрлек булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итү мөһим», - дип искәртте республика Президенты.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов шулай ук волонтерлар эше белән дә кызыксынды. Ул яңа коронавирус инфекциясенә тиз бирешә торган өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлык ярдәме күрсәтүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Президентка волонтерлык пунктларының үз эшен дәвам итүен әйттеләр. Җәмәгатьчелеккә медицина ярдәме сорап кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кабат искәртергә кирәк, дигән йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.1700
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.7702
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.9601
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар66800
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…120504
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.77002
-
25 гыйнвар 2021 - 12:11Уч төбе хəтле генə фотосурəт күпме хатирəлəрне яңартты ...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.74306
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика