Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Онкология чирен җиңеп, җиң сызганып эшли генә башлаган иде бит...

Узган елның ахыргы айларында куелган онкология чире диагнозын җиңеп, Дамир Нуриевич быелгы җәйдә яңадан эшкә чыга. Җиң сызганып, бар көчен туплап яраткан эшенә керешә ул.

Тик "Арча хәбәрләре" сайтында күңелләрне тетрәткән язма чыкты. Кызганыч язма. "Районыбызның Яңа Кенәр участок хастаханәсендә бик күп еллар хезмәт куйган данлыклы табиб Дамир Нурый улы Сафин мәңгелеккә арабыздан китте... Узган елның ахыргы айларында куелган онкология чире диагнозын җиңеп, Дамир Нуриевич быелгы җәйдә яңадан эшкә чыга. Җиң сызганып, бар көчен туплап яраткан эшенә керешә ул. Тик, ни кызганыч, коронавирус йоктырган авыручы белән аралашканнан соң, үзендә дә әлеге чир ачыклана һәм аны Казан шәһәре хастаханәсендә дәвалыйлар. Ә 23 июнь көнне исә, бөтен район халкын тетрәндереп, үзәк өзгеч хәбәр килеп иреште. Әлегә вафат булуының сәбәбе турында рәсми мәгълүмат юк.

41 ел гомерен Яңа Кенәр участогына караучы 17 авыл халкына багышлый Дамир Нуриевич. “Үз эшенең остасы, алыштыргысыз белгеч, тугры дус иде ул. Без ятим калдык...” - дип искә ала хезмәттәшләре. Хирург булып башлаган хезмәт юлын берничә елдан ул баш табиб булып дәвам итә. Дарулар белән генә түгел, тәмле теле, күтәренке кәефе, ихлас теләкләре белән дә дәвалый иде Дамир ага авыл халкын. Гаиләсенең, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһ һәркайсыгызга сабырлык бирсен!"

 

Чыганак: Арча хәбәрләре
Тулырак: Шәһри Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб