Айдар Метшин медицина хезмәткәрләренә очрашу өчен рәхмәт белдерде
Айдар Метшин төп бурычлар турында фикер алышу һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен Түбән Кама медицина җәмәгатьчелеге белән очрашты.
Үзенең чыгышында ул берничә төп юнәлешне билгеләде: медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру, диспансерлаштыру, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр диабетын, сулыш органнарын һәм башка хроник авыруларны профилактикалау.
Медицина хезмәткәрләре шулай ук үзләрен борчыган сорауларны да бирә алдылар. Кадрлар җитмәү темасы иң кискен темаларның берсе булып чыкты. Айдар Метшин яшь белгечләргә ярдәм итү чараларының инде эшләвен раслады. Шулай ук яшь табиблар өчен остазлыкны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк эшче төркем төзергә тәкъдим итте.
Айдар Метшин медицина хезмәткәрләренә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстан Электрон мактау тактасының 15 лауреатына сертификатлар тапшырды. Мактау тактасына безнең 100 гә якын табиб эләкте.
НТР24
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев